Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү медицина университетында хиҗапны тыю мәсьәләсендә ректор белән сөйләшү булды


Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин йөкләмәсе нигезендә аның урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов 1 ноябрьдән дини һәм милли билгеләмәләрне тыю турында фәрман чыгарган Пирогов исемендәге Русия медицина университеты ректоры Андрей Камкин белән очрашты. Анда шулай ук адвокат Мурат Мусаев һәм мөфтиләр шурасының икътисад департаменты башлыгы Мәдинә Кәлимуллина катнашты.

Очрашу барышында ректор студентларның киемнәре барысының да бер төсле булырга тиешлеген әйтте. Шул ук вакытта ул дини таләпләр үтәлергә тиешлеген кире какмый, әмма аның мөмкин кадәр сизелмәслек итәргә куша.

Нәтиҗәдә мөслимә студентлар озын ак халат һәм чәчне каплаучы башлыкка өстәп шундый ук төстәге шарф, яулык һәм муенны каплау өчен озын якалы кием кияргә рөхсәт булачак дип килешенде.

Мөселманнар берничә көн ректор фәрманына каршы ялгыз пикетлар оештырды.

XS
SM
MD
LG