Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко ватандашларын Европа ассоциациясе белән котлады


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко ватандашларын 1 ноябрьдән Украина һәм Европа Берлеге ассоциациясе килешүенең өлешчә көчкә керүе белән котлады. Призидент бу котлауны Твиттерда язды.

Бер көн элек Порошенко һәм Европа Берлеге, Еврокомиссия уртак белдерү игълан итте. Бу документа килешүдәге хокукларның өстенлеге, җинаятькә һәм коррупциягә каршы көрәш кебек әһәмияткә ия өлкәләрдә беренче чиратта көчкә керәчәге әйтелә.

Европа Берлеге һәм Украина белән ирекле сәүдә 2015 ел ахырына кадәр кичектерелде.

Ассоциация килешүен Югары Рада һәм шул ук вакытта Европа парламенты да 16 сентябрьдә ратификацияләде.

XS
SM
MD
LG