Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума балаларга экзотик исемнәр кушуны тыйган канун өлгесе әзерли


Русиянең Дәүләт думасында яңа туган балалар исемнәрендә саннар, тыныш билгеләре булуны һәм балага экзотик исем кушуны тыйган канун әзерләнә. Канунны әзерләүче адвокатларның берсе Виктория Пашкова "Российской газета"га аның мәгънәсен аңлатты.

"ЗАГСның балага теләгән исемне бирүне тыю хокукы юк. Исемнең яңгырашы, мәгънәсе ямьсез булса да. Ата-ана баланың җәмгыятьтә кеше арасында яшәячәген онытмаска тиеш. Ниндидер кагыйдәләр булырга тиеш", дигән адвокат.

Әлеге мәсьәлә ЗАГС идарәсенең 2002 елда Мәскәүдә туган бер баланы теркәүдән баш тартуыннан соң чыкты. Рәссамнар Ворониннар гаиләсендә туган малайга БОЧ рВФ 260602 (2002 елның 26 июнендә туган "Биологический объект человека рода Ворониных - Фроловых") исеме кушыласы булган. Бүгенге көндә малай Мәскәү мәктәпләренең берсендә алтынчы сыйныфта укый. Әле 2009 елда да аның Русия паспорты һәм Русия ватандашлыгы булмаган. Туу турында таныклыкны һәм чит ил паспортын аңа "Дөнья ватандашлары хөкүмәте" исемле оешма биргән.

ЗАГС хезмәткәрләре баланы теркәүдән баш тартуны аның хокукларын яклау белән аңлатты. Ата-ана Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән, әмма аларның бу эшен анда караудан баш тартканнар, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG