Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда 29 яшьлек Усеин Сеитнабиев югалды


Кырымда кеше хокукларын күзәтүче миссия үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итүенчә, Кефе (Феодосия) шәһәрендә тагын бер кырымтатар кешесе югалган. 29 яшьлек Усеин Сеитнабиев 21 октябрь эшеннән чыгып өенә кайтып җитмәгән. Аның телефоны сүнгән, дип хәбәр ителә. Сеитнабиевның туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.

Узган айда Сак районында югалган Эдем Асанов Кизләүдәге ташландык шифаханәләрнең берсендә асылынган килеш табылган иде. Аннан бер атна элек өеннән Кизләүгә (Евпаторийга) эшкә дип чыгып киткән егет эш урынына барып җитмәгән.

Шул ук көннәрдә Акмәчеттә юкка чыккан Артем Дайрабеков һәм аның дусты Белял Биләйлов, аннан алда Сары-су бистәсендә кеше алдында машинага утыртып алып кителгән Ислам Джеппаров һәм туганнан туганы Джевдет Исламовлар турында хәбәрләр әле дә юк.

Кырымның үзбилгеләнгән премьер-министры Сергей Аксенов ярымутрауда күпләп кырымтатарларын урлау юк дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG