Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милек сату һәм кече бизнес салымнары арттырыла


Салымнарны арттыруны сентябрь аенда Сочи инвестиция форумында премьер-министр Дмитрий Медведев тәкъдим итте
Салымнарны арттыруны сентябрь аенда Сочи инвестиция форумында премьер-министр Дмитрий Медведев тәкъдим итте

"Бердәм Русия" әгъзасы Андрей Макаров Дәүләт думасына салым кодексына бер үзгәреш тәкъдим итте. Моңарчы торак сатып алып аңа 3 ел ия булганнан соң сатучы милек салымыннан азат ителә иде. Дума яңа тәкъдимне хупласа милекне салымсыз сату җиде елдан гына мөмкин булачак. Моның белән киләчәккә инвестиция максаты белән торак алучыларны киметергә исәплиләр.

Шулай ук Думаның бюджет һәм салым комитеты өч айга бер 22 төр кече бизнеслардан 6-600 мең сум өстәмә салым җыю тәкъдимен хуплаган, дип хәбәр итте "Коммерсант".

600 мең сум урамда сату итүчеләр, шул санда азык-төлек белән сатучылар түләргә тиеш булачак. 50 м2 зуррак мәйданда сату итүчеләр һәр метрдан алты мең сум түләячәк.

Юлчылар һәм йөк ташучы транспорт ширкәтләре, ремонт, машина юу һәм чәчтараш хезмәтен күрсәтүчеләр өч айга бер 60-300 мең түләргә тиеш булачак. Кунакханәләрдән кунып чыккан һәр кешедән тәүлегенә 50 сум алачаклар.

"Известия" хәбәр итүенчә, салымны ветеринар клиникалары һәм милли сәнгать эшләнмәләрен җитештерүче фабрикалар да түләргә тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG