Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан – төркия дөнья мәдәни башкаласы" елын ябу 20-21 ноябрьдә була


20-21 ноярьдә Татарстан башкаласында "Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы" елын ябу тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы белдерә.

Бу тантана кысаларында төрки дөнья илләре мәдәният министрлары очрашуы – ТӨРКСОЙ даими шурасының 32нче утырышы узачак. Анда даими әгъза илләр: Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм күзәтүчеләр: Алтай, Башкортстан, Татарстан, Тува, Саха (Якутия), Хакасия һәм шулай ук Гагауз вәкилләре дә катнашачак.

Министрлар 2015 елга "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы"н да билгеләячәк. Даими шура утырышы вакытында шулай ук ТӨРКСОЙ генераль секретаре, вакытлыча координаторы да сайланачак. Оешманың алдагы эшчәнлеге билгеләнәчәк.

Тантана көннәрендә "TURKVIZYON" II Халыкара телевизион җыр бәйгесенең гала-концерты була һәм бу чара вакытында чираттагы мәдәни башкала да игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG