Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Көнбатыш Киев-Донбасс диалогына булышырга тиеш


Сергей Лавров Русия думасында чыгыш ясый
Сергей Лавров Русия думасында чыгыш ясый

Русия тышкы эшләр министры Серегй Лавров Мәсәү Украина көнчыгышындагы низагта берничек тә катнашмый дип белдерде. Аның сүзләренчә, Көнбатышның катнаша дип белдерүе "уңышка ирешмәячәк". Министр Украинадагы низагны җайга салырга тырышуга Көнбатыш илләр бер-бер артлы киртә сала дип тә әйтә.

Русия думасында чыгыш ясап Лавров, Украина президенты Петр Порошенконың Донбассны икътисад блокадасына алу фәрманы Украина көнчыгышында сугышның янә башларнып китүенә китерәчәк дип тә белдерде.

Мәскәү Көнбатышны Киев һәм сепаратистлар арасында, ике якка да кулай килешүләргә ирешү өчен, ныклы элемтә булдырырга чакырды.

XS
SM
MD
LG