Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Килешүдән соң Украина көнчыгышында 957 кеше һәлак булган


Донецки һава аланы янындагы өйләр
Донецки һава аланы янындагы өйләр

Украина көнчыгышында 5 сентябрьдән 18 ноябрьгә кадәр 957 кеше һәлак булган. Бу Украина хәрбиләре белән Русия яклы сепаратистлар арасында ут ачмау килешүеннән соң көненә уртача 13 кеше һәлак була дигән сүз. Бу хакта БМОда кеше хокуклары бүлеге башлыгы Зәйд Раад Зәйд әл-Хөсәен белдерде.

БМО мәгълүматларына күрә, апрель уртасыннан бирле Украина көнчыгышындагы сугышларда кимендә 4317 кеше һәлак булган һәм 9921 кеше яраланган.

Ил эчендә кешеләрнең күчеп китү очраклары да арта. Сентябрь уртасында үз өйләреннән китеп башка җирдә теркәлүчеләрнең саны 275 меңнән артык булган, ә 19 ноябрьгә алар 467 меңгә якынлашкан.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек вәкиле, Швейцария дипломаты Хайди Тальявини Минскида ирешелгән килешү Украина көнчыгышында тынычлык урнаштыруга ишек булып тора дип белдерде. Тальявини Русия һәм Украина вәкилләре дә булган өч яклы төркемгә керә.

"Ут ачмау турында килешү күп тапкырлар бозылды, әмма бу бүгенгә низагта якларны көч кулланмаудан тотып тора торган бердән-бер килешү", диде Тальявини Мински килешүен. Ул низагны җайга салуның томанлы булуын, вазгыять катлауланган очракта төбәккә зур зыян салачагын әйтә.

XS
SM
MD
LG