Accessibility links

Кениядә сугышчылар автобуска һөҗүм итеп 28 кешене үтерде


Кения полициясе белдерүенчә, Сомалиның "Әш-Шабаб" сугышчан төркеме бер автобуска һөҗүм итеп 28 кешене үтергән.

Сугышчылар автобусны туктатып андагы мөселман булмаган барлык кешеләрне атып үтергән, диелә. Автобуста барлыгы 60 кеше булган.
Аларны бүген иртән Сомали чигенә якын бер урында туктатканнар.

"Әш-Шабаб" төркеме Кения хакимиятләренең Момбас шәһәре мәчетләрендәге рейдлары өчен шул рәвешле үч алуын белдерде.

XS
SM
MD
LG