Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Һолодомор корбаннарын искә алалар


Киевта һәм Украинаның башка шәһәрләрендә бүген Һолодомор корбаннарын искә алалар.

Киевтагы Милли музейда урнашкан "Украинадагы һолодоморлар корбаннары мемориалында сәясәтчеләр, чит ил дипломатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм руханилар катнашында матәм митингы узды, һолодомор корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Украинада Сталинның күмәк хуҗалыклар оештыру сәясәтенә каршы күтәрелгән авыл кешеләрен бастыру өчен ясалма рәвештә оештырылган, Һолодомор дип аталган ачлыктан, төрле исәпләүләргә караганда, дүрт миллионнан алып ун миллионга кадәр кеше үлгән.

Бүген Киевта шулай ук Евромайдан башлануның бер еллыгын искә алу чаралары уза.

XS
SM
MD
LG