Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тиз йөрешле тимер юл 2018 елга Казанга кадәр төзелмәячәк


Русиядә беренче тиз йөрешле тимер юл 2018 елга Казанга түгел, ә бары тик Түбән Новгородка кадәр генә төзелә алачак. Бу хакта бүген Федерация шурасында чыгыш ясаганда Русия тимер юллары ширкәте җитәкчесе Владимир Якунин әйтте.

Әлеге Мәскәү-Казан юлын төзү өчен казнадан 20 миллиард сум акча кирәк.

«Әгәр акчалар бирелсә без проектны тормышка ашыра башлыйбыз. Быел сигез миллиард сум бүлү кирәк. Әгәр акчалар бүленсә, без 2018 елга кадәр юлны төзеп Түбән Новгородка кадәр булса да җанатарларны (футбол дөнья чемпионаты) ташый алачакбыз. Казанга кадәр булмаячак, чөнки гомум төзелешкә кимендә биш ел кирәк», диде ул.

XS
SM
MD
LG