Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арсений Яценюк Украина премьер-министры булып калды


Украина президенты Петр Порошенко премьер-министр вазифасына Арсений Яценюкны раслады. Элегрәк Яценюк намзәтен беренче утырышта Югары Рада раслаган иде.

Спикер итеп Петр Порошенко блогыннан депутат Владимир Гройсман сайланган.

Коалиция утырышыннан соң ул яңа хөкүмәт вәкилләренең киләсе сишәмбендә игълан ителәчәген әйтте.

Коалициягә Петр Порошенко блогы, «Халык фронты», "Самопомич", Олег Ляшко радикал партиясе һәм "Батькивщина" керде.

XS
SM
MD
LG