Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томас Симонс: "Ришвәтчелек – радикал исламның нигезе"


Томас Симонс: "Ришвәтчелек – радикал исламның нигезе"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:00 0:00

Томас Симонс: "Ришвәтчелек – радикал исламның нигезе"

Франциядә булган соңгы вакыйгалар радикал ислам төшенчәсен янә көн тәртибенә куйды. Татарстан һәм Башкортстанда радикал ислам өчен нигез бармы, дигән сорау белән без элекке дипломат, Һарвард университеты укытучысы Томас Симонска мөрәҗәгать иттек.

Томас Симонс – Һарвард университетының Русия һәм Евразияне өйрәнүче Дэвис үзәге белгече, үзенең сәяси һәм фәнни карьерасы дәвамында күп кенә дәрәҗәле вазифалар башкарган. Кушма Штатларның Польша һәм Пакстанда илчесе, дәүләт секретаренең Көнчыгын Европа һәм Советлар Берлеге мәсьәләләрендә ярдәмче урынбасары булган. Фәнни эшләре "Посткоммунизм исламы", "Үзәк һәм Көньяк Азия” темаларына багышланган. Бүген ул шул елларда туплаган белемен студентларга тапшыра.

Томас Симонс 2010 елда Татарстанда булган һәм андагы вазгыять белән шактый таныш. Без аннан шул сәфәр вакытында алган тәэсирләре турында сорадык.

"2010 елда мин Казанга сәфәр кылдым. Ул вакытта вазгыять шактый тотрыклы кебек тоелды. Бу сәфәр Һарвардта "Посткоммунизм исламы" дәресләре бирелә башлауга багышланган иде. Татарстан һәм Башкорстан – бик яхшы мисал булып тора. Дөресен генә әйткәндә, радикал ислам гадәттә җирле милләтчелеккә корылан була. Әмма бу хәрәкәт анда тукталып торган дияргә була”, ди Симонс.

Симонс Татарстанда татарлар өчен барлык үсеш мөмкинлекләре дә бар дип саный.

"Республикада татарлар да урыслар да үзләрен яхшы хис итә. Татарлар – җитәкчелектә күпчелекне тәшкил итә. Башка милли республикалар белән чагыштырганда Татарстанда күпкә яхшырак. Билгеле, Татарстанның башка мөселман төбәкләреннән еракта урнашуы да зур роль уйный булса кирәк. Кавказ белән чагыштырганда, сепаратизм – татарлар өчен табигый нәрсә дип әйтә алмыйм. Русия эчендә яшәү белән татарлар канәгәть кебек" ди ул.

Шулай да, Симонс фикеренчә, киң таралган ришвәтчелек радикал исламга этәргеч бирә ала.

"Икенче яктан караганда, җәмгыять эчендә, икътисадта ришвәтчелек чәчәк ата. Мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән җирдә, ришвәтчелек радикал исламны китереп чыгара. Радикал ислам ришвәтчелек урынына килеп утырырга мөмкин" ди галим.

Татарларның күпчелегендә милли үзаң дини үзаңга караганда өстенрәк. Мөселман булу – татар булуның бер өлеше, дип саный Һарвард университетының Русия һәм Евразияне өйрәнү үзәге белгече Томас Симонс.

XS
SM
MD
LG