Accessibility links

Югары мәхкәмә: "карлыгач ысулы" җинаять эшен туктату канунга каршы


Павел Дроздов
Павел Дроздов

Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның "Юдино" полиция бүлегендә "карлыгач" ысулы белән җәзалаудан соң ачылган җинаять эшен тикшерүне туктату канунга каршы килә дигән карар чыгарды. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге белдерә.

Аңа кадәр Идел буе федераль бүлгесенең тикшерү идарәсе "Юдино" полициясендә тоткарланган ир-атны җәзалаган биш полиция хезмәткәренә карата ачылган җинаять эшен туктату карары чыгарган иде. Тикшерү полиция хезмәткәрләре "хезмәтләре мәнфәгатьләре" һәм "Полиция турындагы" канун нигезендә эш иткән дип белдерде.

2012 елның 1 февралендә полиция хезмәткәрләре Казан тимер юл транспорты техникумы директоры урынбасары Павел Дроздов ябылган камерага керә. Фаразларның берсенә күрә, Дроздов "карлыгач" ысулы кулланып җәзалаганга үлгән булырга мөмкин. Полиция хезмәткәрләре Дроздов үзен агрессив тотты дип белдерә.

XS
SM
MD
LG