Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы милли матбугат чаралары башлыкларын җыйды

4 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетның киңәйтелгән утырышларының берсендә милли матбугат чаралары башлыклары катнашында 2014 елга йомгак ясалды. Тәмамланып килүче елга нәтиҗә, татар матбугат чараларың хәле, проблемнардан чыгу юллары, яңа елга планнар каралды. Конгрессның матбугат чаралары утырышын "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе башлыгы, дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминов алып барды. Чара "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узды.

XS
SM
MD
LG