7 декабрьдә Казанда хатын-кызларның 64нче, ир-атларның 67нче Русия шахмат беренчелеге тәмамланды. Хәлиткеч соңгы уенда Валентина Гунинага оттырган татар кызы Алисә Галләмова икенче урында калды.
Казанда Русия шахмат беренчелеге мизгелләре

1
Русиянең 64нче шахмат чемпионатында Казан исеменнән чыгыш ясаучы Алисә Галләмова һәм Мәскәү кызы Валентина Гунина соңгы хәлиткеч уенда.

2
Казанда узган Русиянең шахмат чемпионатында соңгы уенда Алисә Галләмованы җиңгән Валентина Гунина матчтан соң тамашачыларга шахмат комбинацияләрен аңлата.

3
Русиянең 2014 елгы шамхат чемпионы Валентина Гунина.

4
Махсус залда тамашачыларга шахмат партияләре күрсәтелеп һәм йөрешләр анализлап барылды.

6
Шахмат чемпионаты барышында балалар да үзара шахмат уйнады.

7
Казандагы шахмат чемпионатында һәр партия электрон такталарда күрсәтелеп барылды.

8
Шахмат чемпионаты үткән Казандагы "Хәзинә" милли сәнгать галереясында фарфордан эшләнгән шахмат фигуралары.

9
Атаклы татар шахматчысы, гроссмейстер Рәшит Нәҗметдиновның фотосы һәм шахмат тактасы күргәзмәдә.

10
Рәшит Нәҗметдиновның Советлар берлегенең атказанган спорт остасы исемен дәлилләүче документ.

11
Шахмат беренчлеген караучы тамашачылар.