Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә кырымтатарлар Русия илчелеге янында пикет үткәрде


Кырымда тыелган хокук яклау җыены Төркиядә узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00

Кеше хокуклары көне уңаеннан Төркиядәге кырымтатарларның мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте башкала Анкарадагы Русия илчелеге янында протест чарасы үткәрде.

Бу чарада Украина, Кырымтатар һәм Төркия әләмнәре тоткан 500ләп кеше катнашты. Күпләр Кырымны Русия аннексияләүгә протест белдергән һәм Белогорски районында үле килеш табылган Решат Әхметов фотосын да күтәреп чыккан иде.

Протест чарасында катнашучылар "Кеше үтерүче Путин, Кырымнан чыгып кит!", "Сөрген, геноцид дәвам итә", "Кырымтатарлар бирешмәячәк", дигән шигарләр дә кычкырып торды. Кырымтатарлар ярымутрауда кеше хокукларын бозуны, Милли Мәҗлес җитәкчелегенә басымны туктатуны таләп итте.

Дөньяда кеше хокуклары көне билгеләнгәндә кырымтатарларга быел урам җыены оештырырга рөхсәт ителмәде.

XS
SM
MD
LG