Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хәрби җитәкчелеге: Русия Донбасска хәрбиләр, корал белән 40 Камаз җибәрде


Украина кораллы көчләре җитәкчелеге вәкиле Александр Розмазнин 11 декабрьдә Русиянең корал һәм хәрбиләр белән 40 Камазы Украинага керүен белдерде. Ике Камазга хәрбиләр төялгән булган. Анда йә хәрбиләр, йә булмаса контракттагылар булырга мөмкин, ди җитәкчелек.

9 декабрьдә Мәскәү тирәсеннән "һуманитар кәрванның" Ростов өлкәсенә кузгалуы турында хәбәр ителде. Украина эчке эшләр министрлыгы машиналар 12 декабрьдә Украинага килеп җитәргә тиеш дип белдерә.

Русия Украина рөхсәтеннән башка сепаратистлар контролендә булган Донбасска билгесез йөк белән сигез тапкыр кәрван җибәрде. Бу йөкләрне Халыкара Кызыл Хач вәкилләре озатмады, ә бу халыкара таләпләрне бозу булып тора.

30 ноябрьдә Донбасска килгән кәрванда, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре белдерүенчә, бензин ташу машиналары һәм йөк машиналары булган.

XS
SM
MD
LG