Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгълүмат чаралары: Google корпорациясе програмчыларын Русиядән чыгара


Google корпорациясе Русиядәге програмнар ясаучы бүлеген ябып, анда эшләүчеләрне башка илләрдәге офисларына җибәрә. Бу хакта вазгыять белән таныш чыганак сүзләренә таянып 12 декабрь көнне Bloomberg хәбәр итә

Slon язуынча, шәхси мәгълүматләрне Русиядәге серверларда саклау кануны кабул ителү моңа сәбәп булган. Google-да бу хәлгә карата: "Русиядәге кулланучыларыбыз һәм клиентларыбыз безнең өчен бик мөһим. Алар өчен махсус офис булдырылган", диделәр. Русиядә күпме програмчысы калачагын корпорация белдермәде.

The Information басмасы белдерүенчә, Русиядәге офиста хәзер 50-ләп прорамчы эшли.

Русияләрнең шәхси мәгълүматларын чит илдә саклауны тыю турында канун 2014 елның 1 июлендә кабул ителде. Бу документка канун 2016 елның 1 декбарендә көчкә керәчәк дип язылган. Сентябрьдә Дәүләт думасында тизрәк көчкә кертү өчен бу канунга үзгәрешләрне карый башладылар. Думаның мәгълүмат сәясәте комитеты башлыгы Леонид Левин декабрь уртасында бу канунга үзгәрешләрне депутатлар икенче укылышта караячак дип ТАССка белдергән. Үзгәреш кабул ителсә, канун 2015 елның 1 сентябреннән көчкә керә.

XS
SM
MD
LG