Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Швеция һәм Даниядәге илчеләре аңлатма бирүгә чакырылган


Швеция һәм Дания тышкы эшләр министрлыкларына бүген Русиянең бу дәүләтләрдәге илчеләре чакырылды. Алардан җомга көнне Швециянең көньяк ярына якын Русиянең хәрби очкычы күренүе сәбәпле аңлатма алганнар. Хәрби очкыч халыкара һава киңлегендә SAS ширкәтенең Копенһагеннан Польшага юл тоткан очкычына 9 чакрым ераклыкта гына күренгән.

Русия очкычының диңгез өстеннән транспондер - диспетчерларга үзен күрергә мөмкинлек биргән җиһазларын сүндереп очкан. Моңа Финляндия транспорт министры да ризасызлык белдерде. Министр сүзләренә караганда, Халыкара гражданнар авиациясе оешмасы барлык очкычларны да ул җиһазларны кабызып очарга мәҗбүр итәргә тиеш.

Транспондерларны сүндереп очкан Русиянең хәрби очкычларының юлчылар өчен куркыныч тудыруы турында Финляндия премьер-министры Александр Стубб белдергән иде.

Ашыгыч рәвештә һавага Швеция һәм Даниянең берничә хәрби очкычы күтәрелде. Фаҗигага бер генә минут калган булырга мөмкин иде диде Швеция хәрби һава көчләренең Лулео шәһәрендәге очышлар идарәсе башлыгы Даниэль Йозефсон.

"Кешеләрнең гомерен мондый куркыныч астыны кую соңгы дәрәҗәдәге зур җавапсызлык", диде Дания тышкы эшләр министры Мартин Лидегор һәм җомга булган бу хәлне "аеруча җитди вазгыять" дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG