Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә сугышкан Раиф Мостафинга хөкем карары көтелә


Раиф Мостафин
Раиф Мостафин

Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Сүриядә Башар Әсад көчләренә каршы сугышуда гаепләнгән Раиф Мостафинга хөкем карары чыгарылачак. Утырыш 17 декабрьгә билгеләнгән.

2008 елда Русия ислам университетын тәмамлаган Мостафин Мисырның Әл-Әзһәр университетына керергә теләп Каһирәгә киткән, укырга керә алмаган, "традицион исламга каршы булган радикаль төркемнәр арасына кергән", дип сөйләде узган утырышта аны гаепләүчеләр.

Мостафин үзе чыгыш ясаудан баш тартты. Аңа каршы гаепләү исемнәре билгесез шаһитләрдән һәм Мостафиннан сорау алуда катнашкан полиция вәкилләре биргән мәгълүматкә нигезләнеп дәлилләнә.

Мисырдагы бер чыганактан алынган мәгълүматларга караганда, гарәпчә яхшы белгән Мостафин "Татар җәмәгате" исемле кораллы бер төркем әгъзасы булган. ФСБ Мостафинның Сүриядә хәрби һәм физик күнегүләр үткәнен белдерде. Шул ук ФСБ вәкиле сүзләренә караганда, Мостафин Сүриядән Казанга февральдә кайткан, май аенда кире киткәндә Төркиядә кулга алынып Русиягә кайтарылган.

XS
SM
MD
LG