Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Владимир Путин матбугат очрашуын башлады


Быел Русия президенты Владимир Путинның елга нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуына игътибар бик зур. Путин журналистлар белән мондый очрашуны инде 10нчы тапкыр оештыра. Узган ел мондый очрашу дүрт сәгатьтән артык дәвам итте. Иң озын очрашу 2008 елда булды, соңгы кризис елында Путин журналистларның 160тан артык соравына җавап бирде. Очрашу 4 сәгать 40 минут дәвам итте.

Очрашуга Русия мәгълүмат чаралары вәкилләреннән тыш 200ләп чит ил журналисты, барлыгы 1200дән артык кеше килгән. Быел матбугат очрашуы инглиз, француз һәм алман телләренә тәрҗемә ителәчәк.

XS
SM
MD
LG