Accessibility links

Барак Обама Украинага ярдәм чаралары канунын имзалады


Барак Обама
Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама Украинага ярдәм чаралары канун өлгесе имзалады. Ак йорт сүзчесе Джош Эрнест сүзләренчә, Украина ирегенә теләктәшлек күрсәткән бу канун өлгесе нигезендә Обама хакимияте чикләүләр кертергә җыенмый, әмма вазгыять таләп иткән очракта ул чикләүләр кертүгә өстәмә вәкаләтләрне арттыра.

Узган атна ахырында Конгресс тарафыннан хупланган документ Русиянең саклану һәм шулай ук энерергитека өлкәсендәге ширкәтләренә чикләүләрне киңәйтергә мөмкинлек бирә. Канун өлгесендә Киевка 350 миллион долларлык хәрби ярдәм күрсәтү турында да язылган.

Русия Кырымны аннексияләгәч, Украина көнчыгышындагы низаг нәтиҗәсендә, АКШ һәм Европа Берлеге берничә кат Русиядәге түрәләргә, ширкәтләргә һәм бизнестагыларга чикләүләр кертте.

Пәнҗешәмбе көнне Европа Берлегенең Кырымга инвестицияләр кертүгә караган яңа чикләүләрне хуплаганлыгы билгеле булды. Чикләүләр Кара диңгездә нефть һәм газ эзләү, туристлык өлкәсенә кагыла.

Мәскәү Украина көнчыгышында Русия гаскәрләре юк, Донбасс сепаратистларына ярдәм итмәүләрен дип белдерә.

XS
SM
MD
LG