Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида узарга тиешле Украина низагы турындагы сөйләшүләр булмаячак


Бүген Минскида узарга тиеш булган Украина көнчыгышындагы низагны җайга салу Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы - Русия - Украина өч яклы төркемнең очрашуы булмаячак. Бу хакта БелТа агентлыгына Беларус тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат идарәсе башлыгы Дмитрий Мирончик белдергән.

Элегрәк Украинаның УНН агентлыгы әлеге очрашуның узачагын хәбәр иткән иде.

Шул ук вакытта сепаратистлар “Интерфакс”ка җомга көнне очрашу булу булмауга карамастан анда катнашмаячакларын әйтте.

24 декабрьдәге очрашу “ябык ишекләр” артында узган иде.

XS
SM
MD
LG