Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм ЕИХО Азәрбайҗанда мәгълүмат чараларына карата гамәлләргә борчылу белдерә


Полиция "Радио Азатлыг"та тентү үткәрә
Полиция "Радио Азатлыг"та тентү үткәрә

Кушма Штатлар Азат Европа/Азатлык радиосының Бакыдагы бюросында тентү һәм хезмәткәрләрдән сорау алу турындагы хәбәрләргә борчылу белдерә. АКШ Дәүләт департаменты вәкиле сүзләренчә, Вашингтон Азәрбайҗан хакимиятләрен канун һәм Азәрбайҗанның ирекле мәгълүмат чараларын яклауда халыкара йөкләмәләре нигезендә ачык тикшерү үткәрергә чакыра.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) сүз иреге вәкиле Дуня Мияткович "Радио Азатлыг" офисында полициянең гамәлләрен "кабул итеп булмаслык" дип бәяләде һәм Азәрбайҗанда сүз ирегенә һөҗүм дәвам итүне белдерде.

Илдә якынча йөзләп сәяси тоткын, алар арасында "Радио Азатлыг" хезмәткәре Хадиджа Исмайлова, Тынычлык һәм демократия институты директоры Лейла Юнус һәм аның ире, хезмәттәше Ариф Юнус һәм башкалар да бар.

Яңа гына Азәрбайҗанда хөкүмәттән тыш өч оешма ябылды. IREX ("АЙРЕКС") – ул 125 илдә демократик реформалар үткәрүгә булыша, Оxfam ("Оксфэм") демократик институт – ул дөньяның 90 илендә хәерчелек һәм социаль гаделсезлеккә каршы көрәшә.

XS
SM
MD
LG