Accessibility links

Югалган AirAsia очкычы диңгез төбендә булырга мөмкин


Индонезия коткару һәм эзләү идарәсе хәбәр итүенчә, якшәмбе көнне радарлардан югалган AirAsia очкычы диңгез төбендә булырга мөмкин. Очкычны эзләүгә Индонезия, Австралия, Малайзия һәм Сингапур көймәләре һәм очкычлары катнаша.

Индонезиядән Сингапурга юл тоткан A320-200 аэробусында 162 юлчы булган. Очучы Ява диңгезе өстендә начар һава шартлары сәбәпле югарырак менү өчен диспетчерлардан рөхсәт сораган вакытта очкыч белән элемтә югалган.

XS
SM
MD
LG