Accessibility links

Кайнар хәбәр

AirAsia казасында һәлак булганнар диңгездә табылды


Индонезиянең гражданнар авиациясе башлыгы Джоко Мурджатмоджо Ява диңгезендә казага юлыккан очкыч калдыклары табылды дип белдерде.

Көндезгә сәгатьләрдә судан 40 кешенең мәете чыгарылган иде. Каты җил һәм дулкыннар аркасында эзләү һәм коткару эшләре бик авыр бара.

Якшәмбе көнне Индонезиядән Сингапурга юл тоткан A320-200 аэробусында 162 юлчы булган. Очучы диңгез өстендә начар һава шартлары сәбәпле югарырак менү өчен диспетчерлардан рөхсәт сораган вакытта очкыч белән элемтә югалган.

XS
SM
MD
LG