Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәлиткеч елга керде


Мартта Русиянең Кырымга керүенә Петербурда протест чарасы
Мартта Русиянең Кырымга керүенә Петербурда протест чарасы

2014 елда Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр Русия президенты Владимир Путин өчен баш бәласенә әйләнде. Комарлы уен 2015 елда да дәвам итәчәк ди белгечләр.

Русия президенты Владимир Путин 18 март Русия Дәүләт думасы алдында горурланып Кырым аннексиясе турында игълан итте. Тугыз айдан рубль 40% бәясен югалтты, нефть бәясе төште. Русиянең Украинадагы кризиска тыкшынып Кырымны үзенә кушу бәясе тагын да югарырак булачак дип фаразлана.

Русиянең Азиягә, бигрәк тә Кытайга таба борылуы үзен аклармы? Евразия Берлеге Европа Берлегенә көндәш булырдай көчкә әйләнерме? Нефть һәм газ бәясе кимегәндә Русиядә тормыш шартлары начарланмасмы? Начарлана калса халык хәзерге кебек Путинны яклармы?

"Русия беркайчан да үзенә карата теләгән кадәр хөрмәт күрмәде. Русия үзе теләгән дәрәҗәдә Көнбатыш белән партнер булмады. Әмма Русия аны башкалардан да күрмәячәк", диде Азатлыкка АКШта Русияне өйрәнүче Вильсон үзәге җитәкчесе Мэттью Роянски.

Икенче бер сәясәт профессоры Александр Мотыль Путин Украинага кереп зур стратегик хата ясады ди.

"Путин евро-инкыйлаб дип атап Мәйданнан курыкты. Януковичны бетерде. Украинаны югалтты. Русияне үсештә күпкә алга киткән Кытайны чимал белән тәэмин итүче золым дәүләткә әйләндерде. Кытай Көнбатыш кебек сабыр гына акыл өйрәтеп утырмаячак, Русиядән үзенекен алачак", диде Мотыль.

Икътисад

Русиянең үз икътисадын Азиягә таба бору файдасы булса да, аның нәтиҗәсе әле берничә елдан гына күренәчәк. Көнбатыш белән араларны өзүнең зыяны Путинга якын дәүләт ширкәтләренә бүгеннән үк күренә. Игорь Сечин җитәкчелегендәге Роснефть 21 декабрьгә кадәр 7 миллиард долларлык халыкара кредитны түләргә тиеш иде. 2015 елда ширкәтнең 20 миллиард доллар түлисе бар, дип яза "The Economist".

Белгечләр 2015 елда зур ихтимал белән дефолт булачагын фаразлый. Русиянең Үзәк банкы 2013 елда читкә чыгарылган акча 56 миллиард доллар булса, 2014 елда чит илләргә 128 миллиард доллар чыгарылган дип белдерде.

Таможня берлеге киңәйде

Элекке Советлар Берлеге җирлегендәге дәүләтләрне таможня килешүе белән берләштерү нияте Путин өчен төп стратегияләрнең берсе иде. 2010 елдан бирле берлек әгъзалары булган Беларус, Казакъстан һәм Русия 2015 елның 1 гыйнварыннан тагын Евразия икътисади берлеген дә төзеде. 2 гыйнвар аларга Әрмәнстан да кушылды. Украинаның бу берлеккә керүе якын киләчәктә мөмкин булыр кебек күренми. Берлек төзелми торып "чатнады" ди Бермингэм университетыннан халыкара сәясәт профессоры Катарина Вольцуг.

"Бер әгъза-илнең үзендә чикләүләр кабул иткәндә башкаларның аны якламавы берлек өчен файдасыз. Русия көнбатыш тауарларының үзенә Беларус яки Казакъстан аша керүенә күз йомарга яки бу ике дәүләткә чикләүләрне үзләрендә дә кабул итәргә дип басым ясарга тиеш булачак", диде белгеч Азатлыкка.

Беларус белән Казакъстан Русиянең Көнбатыш һәм Украинадан ашамлыклар кертүне тыю карарын хупламады.

Ил-йортта ниләр бар?

2014 елның драматик вакыйгалары Русиянең үзенә дә йогынты ясады. Бер яктан Путинның популярлыгы моңарчы булмаган дәрәҗәгә менде, хөкүмәтне яклауда чагылган ватанпәрвәрлек үсте. Икенче яктан Русиядән китүчеләр саны арта бара. 2014 ел мәгълүматлары әлегә әзер түгел, әмма 2010 елда 33 мең, 2011 елда 36 мең, 2013 елда 186 мең кешенең чит илләргә яшәргә киткәннәре билгеле.

Газпром халыкны 2015 елда газ бәясе артачак дип кисәтте. Декабрь аенда ипотекалары долларда булган йөзләгән кеше ул бурычны түли алмауларын белдереп Мәскәүдә урам җыены уздырды. Күптән түгел уздырылган фикер белешүдә катнашучыларның күпчелеге (73%) хөкүмәтнең хакимияттәге элитаны гына кайгыртуын белдергән. Аларның 3% гына карарлар гади халык файдасына дип саный.

2014 елда башланган давыл яңа елда да дәвам итәчәк ди Азатлык белән сөйләшкән белгечләр. Путин бу давылда беренче чиратта халыкны түгел, ә үзен һәм үзе корган сәяси системны саклап калырга тырыша. Көнбатыш белән араларның тиз арада җайлануын беркем дә фаразлый алмады.

Көнбатыш белгечләре Кырым аннексиясен Икенче дөнья сугышыннан соң Советлар Берлегенең Балтыйк буе дәүләтләрен үзенә кушуы белән чагыштыра. "Бу фактор Салкын сугыш вакытында даими рәвештә ике арада киеренкелек өстәп торучы фактор" булды, ди экспертлар.

XS
SM
MD
LG