Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кече бизнес ике елга салымнардан азат ителде


Казандагы Paramartha кафесы хуҗабикәсе Гөлнара Хәмзина
Казандагы Paramartha кафесы хуҗабикәсе Гөлнара Хәмзина

Русиядә кече бизнесны салымнардан азат итү кануны гамәлгә керде. Сәнәгать, социаль, фән һәм башка өлкәләрдә кәсепләре булган кече эшмәкәрләргә ике ел салым түләмичә эшләргә рөхсәт ителә. Канунның тормышка ашырылуы җирле хакимиятләр контролендә булачак.

Канун Думага 2014 елның октябрендә тәкъдим ителде. 29 декабрьдә аны президент имзалады.

Путин салымнардан өч елга азат итүне тәкъдим иткән иде. Шулай ук дүрт ел салымнарның артмаячагы вәгъдә ителә.

Азатлык белән сөйләшкән Казандагы Paramartha кафесы хуҗабикәсе Гөлнара Хәмзина җәй көне үк хөкүмәтнең кече һәм урта кәсепкә ташламалар бирүен теләгән иде.

XS
SM
MD
LG