Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Эболаны җиңү өчен әле озын юл үтәргә кирәк


Эбола кизүе кризисыннан чыгу өчен Көнбатыш Африка илләренә әле озын юл узарга кирәк булачак. Бу хакта БМО эбола эпидемиясенә карата тиз арада тәэсир итү миссиясе башлыгы Энтони Бэнбори белдерде. Аның сүзләрнә караганда, эбола таралмауга каршы алып барылган чаралар уңышлы булган.

“Әмма тулысынча авыруны җиңү өчен шактый тырышырга туры кмләчәк”, диде ул.

Бэнбори ел башыннан эбола чирен йоктыручылар азаячагына ышаныч белдерде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, эболадан 7800гә якын кеше үлгән, 20 меңләбе бу авыруны иярткән. Иң күп үлүчеләр һәм авыруны йоктыручылар Гвинея, Либерия һәм Сьерра-Леонеда.

БМОның эбола эпидемиясенә карата тиз арада тәэсир итү миссиясе эбола вирусын бетерү өчен халыкара тырышлыкны координацияли.

XS
SM
MD
LG