Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лугански өлкәсендә кичәдән бирле атышлар бара


Украина көнчыгышында Лугански өлкәсендә сепаратистлар һәм украин хәрбиләре арасында сугыш бара. Җирле шәһәр идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Станица Луганскида атышлар кичәдән бирле дәвам итә. Авылны берничә кат минометтан атканнар. Корбаннар турында хәбәрләр юк.

“Донецки халык республикасы” вәкиле Дарья Морозова якшәмбе көнне белдерүенчә, әсирләр белән алмашу турында сепаратистлар Киев белән сөйләшүләр алып бара. Аның сүзләренчә, “ДНР”да 30лап украин хәрбие калган, ә Украина хакимияте тарафыннан кулга алынганнар 200дән артык.

Украина президенты Петр Порошенко куәт оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмәдә сепаратистлар тарафыннан кулга алынган әсирләрне азат итү өчен тизрәк гамәлләр кылырга чакырды.

Порошенко мәгълүматларына күрә, “ДНР” һәм “ЛНР”да әсирлектә 600 украинлы тотыла. Шулай ук президент сепаратистлар тарафыннан арткан провокацияләргә җавап буларак украин армиясе ягыннан “җитди гамәлләр” кирәклекне әйтте.

XS
SM
MD
LG