Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә - матәм көне


Франциядә өйлә вакытында Парижда Charlie Hebdo сатирик журналга һөҗүмдә корбан булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык урнашты.

Илдәге барлык билгеле мөселман оешмалары җитәкчеләре кардәшләрен бер минутлык тынлыкка кушылырга, ә имамнарга җомга намазы вакытында террорчылыкны хөкем итәргә чакырды.

Ике шикләнелүче атнакич көнне иртән илнең төньягындагы Виллер-Коттере авылы тирәсендә күренгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, аларны бензин салучы станция идарәчесе күргән. Әлеге кешеләр коралланган булган.

Элегрәк полициягә 18 яшьлек Хәмит Морад килгәне әйтелгәне иде, әмма аның дуслары Морадның һөҗүм вакытында мәктәптә дәресләрдә булганын әйткән.

XS
SM
MD
LG