Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая волна" фестивале Казанда узмаячак


"Новая волна" исемле музыка фестивале Латвиянең Юрмала шәһәреннән Сочига күчә. Бу хакта Кубань губернаторы Александр Ткачев Прокурор көненә багышланган чара вакытындагы чыгышында әйтте, дип яза KazanFirst. Ткачев бу чара шәһәргә туристлар китерәчәк, яңа эш урыннары булдырачак дип куанганын әйтте.

2014 елның июлендә җырчылар Иосиф Кобзон, Валерия һәм Олег Газмановка Латвиягә керү тыелгач музыка фестивален Русиягә күчерү турында карар кабул ителде.

"Новая волна" Юрмалада узмаячак дигән хәбәр булгач, декабрьдә Казан думасы депутатлары бу фестивальнең башкалабызда узарга тиеш дигән тәкъдим белән чыккан иде.

XS
SM
MD
LG