Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран һәм Русия хәрби хезмәттәшлек турында килешү имзалады


Сергей Шойгу
Сергей Шойгу

Тәһранда Русия һәм Иран арасында хәрби хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешү имзаланды. Аны Иранның саклану һәм хәрби көчләрне яклау министры Хөсәин Декхан һәм Тәһранда рәсми сәфәрдә булган Русия саклану министры Сергей Шойгу имзалады.

Килешү террорчылык белән көрәш, вәкилләр алмашуны киңәйтү, хәрби кадрлар әзерләү, күзәтүчеләр буларак хәрби сынауларда катнашуда хезмәттәшлек итүне күздә тота.

Шулай ук Шойгу хәбәр итүенчә, тарафылар хәрби корабларның Русия һәм Иран портларына кереп карау сынауларын арттырмакчы.

Хөсәин Декхан төбәктән тыш көчләрнең төбәк эшләренә кысылуга каршы торуда хезмәттәшлекне үстерү кирәклегенә басым ясады.

XS
SM
MD
LG