Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО: Донбасста хәрби низагта биш меңнән арты кеше һәлак булган


Донбасстагы низаг нәтиҗәсендә, биш меңнән артык кеше һәлак булган, дистәләрчә меңе яраланган, бер миллионга якыны өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган. Әлеге мәгълүматларны Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) махсус мониторинг миссиясе вәкиле Майкл Бочуркив белдерә.

Би-би-си мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә генә дә 34 кеше һәлак булган. Алар арасында бүген Донецкидагы атышлар корбаны булган тыныч халык һәм ун украин хәрбие бар.

Үзбилгеләнгән “Донецки халык республикасы” хәрби идарәсе урынбасары Эдуард Басурин сүзләренчә, Горловкада шулай ук ун кеше, ә Луганскида бер хатын-кыз үлгән.

XS
SM
MD
LG