Accessibility links

Amnesty әсирлеккә төшкән Украина хәрбиләрен Донецки буйлап йөртелүенә борчыла


Amnesty International халыкара хокук яклау үзәге Русия тарафлы сепаратистларның әсирлеккә алган Украина солдатларын Донецки буйлап йөртүе, аерым алганда троллейбусның утка тотылуы нәтиҗәсендә үлгән корбаннар янына алып барылуына борчылу белдерде. Хокук яклаучылар тоткыннар белән рәхимсез мөгаләмә кылу халыкара һуманитар хокукларны бозу булып тора дип саный.

Әсиргә эләккән солдатларны ачулы халык алдында тезләнергә мәҗбүр итүләр, халыкның аларны мыскыл итүләре турында хәбәр ителә. Интернетта таралган видеода күренгәнчә, әсиргә эләккәннәрнең ким дигәндә берсен кыйнаганнар.

Элегрәк Донецки һава аланы өчен көрәшкән Украина хәрбиләренең 16сы яралануы һәм кулга алынуы әйтелгән иде.

Ядрәнең тукталыштан кузгалып киткән троллейбуска эләгүе нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG