Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар Антарктида сәфәренә 600 мең сум гына түләгәнлекләрен әйтә


Думага Татарстаннан сайланган Александр Сидякин һәм Волгоград өлкәсеннән сайланган Олег Савченко Антарктиданың Винсон тавына менәр өчен 600 мең сум гына түләгәнлекләрен әйтә.

Русия Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган Александр Сидякин белән Волгоград өлкәсеннән сайланган Олег Савченко Антарктида сәфәренә һәрберсе 600 мең сум түләгән.

Савченко РИА Новости хәбәр агентлыгына: "Антарктиданың иң биек тавына менү хокукын сигез ай алдан ук алырга кирәк. Сүз киңкүләм мәгълүмат чараларында язылганнан күпкә азрак, башка суммадагы акчалар турында бара, ул вакытта курс башка иде. Билет бәяләре, әгәр аларны алдан алып куйсаң, хәлдән килерлек. Безнең һәрберебезгә бу сәфәр 600 мең сумнан аз гына артыгракка төште", дип белдергән.

Савченконың ярдәмчесе Эмма Сәлимова әйтүенчә, депутатлар ул-бу хәл булган очракта эшкә чыкмаячак көннәрен булачак ял хисабына язуны сорап дума рәисе Сергей Нарышкинга гариза калдырып киткән.

Элегрәк Коррупциягә каршы көрәш фонды бу сәфәрнең чыгымнарын төрле яклап санап аның һәр депутатка өч миллион сумнан артыкка төшүен исәпләгән иде.

XS
SM
MD
LG