Accessibility links

БМО Иминлек Шурасы чираттан тыш утырышын Мариуполь һөҗүменә багышлый


Киевта Мариуполь һөҗүмендә һәлак булганнарны искә алып урам җыены узды
Киевта Мариуполь һөҗүмендә һәлак булганнарны искә алып урам җыены узды

БМО Иминлек Шурасы дүшәмбе көнне Украинаның көнчыгышындагы вазгыятькә багышланган чираттан тыш утырыш уздыра. Утырышны Киев үтенече белән Литва җыя.

Associated Press хәбәр итүенчә, Иминлек Шурасы 2014 елда Донбасстагы низаг турында сөйләшер өчен 30 тапкыр җыелган, бер карар да кабул ителмәгән. Бүгенге утырышта Мариупольдә 30 кешенең һәлак булуы, дистәләгән кешенең яралануына китергән һөҗүмгә багышлана.

Украина һәм Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек оешмасы шәһәргә һөҗүм сепаратистлар контролендә булган җирләрдән ясалды дип белдерде. Бүген Украинаның Иминлек шурасы һәм саклану министрлыгы утырышында Мариупольне сепаратистлар утка тотуына дәлилләр китереләчәк диде президент Петр Порошенко.

Бүген Донецки өлкәсенең Майорски шәһәрендә бәрелешләр бара дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG