Accessibility links

Журналистларны яклау комитеты ATR каналын эзәрлекләүне туктатырга чакырды


Нью-Йоркта урнашкан Халыкара Журналистларны яклау комитеты ATR кырымтатар каналында булган тентүгә ризасызлык белдереп андагы журналистларны эзәрлекләүне туктатырга чакырды. Узган төндә ясалган белдерүдә тентү "Кырымда калган бәйсез һәм тәнкыйтьчән журналистларны куркыту кампаниясенең бер өлеше" булды, диде комитетның Европа һәм Үзәк Азия бүлеге вәкиле Мозаффәр Сөләйманов.

"Без Мәскәү һәм Кырым хакимиятләрен ATR журналистларына эшләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирүен сорыйбыз", диелгән бу белдерүдә.

Кеше хокуклары оешмалары аннексиядән соң Кырымда бигрәк тә татар телле мәгълүмат чараларының иреге кысылуын белдерә. Июль аенда Кырымнан Киевка күчеп киткән кайбер журналистлар Кырымда калганнарның хәлен күзәтүне сорап Халыкара Журналистларны яклау комитетына мөрәҗәгать иткән булган.

Кичә ATR бәйсез телевидение каналында тентү алты сәгать дәвам итте. ФСБ хезмәткәрләре узган елның 26 февралендә Кырым Югары шурасы каршында узган кырымтатарларның аннексиягә каршы зур урам җыеныннан видеоларны һәм мәгълүмат эзләде, каналның видеосерверларын алып китте. Эфирда көне буе барган сериаллар ярты сәгатькә бер канал җитәкчелегенең белдерүенә бүленеп барды. Тикшерүчеләр канал җитәкчесе Эльзара Ислямовага журналистларга соңгы вазгыять турында аңлатырга мөмкинлек бирмәде.

XS
SM
MD
LG