Accessibility links

Татарстан гүзәлен урысча сайладылар


"Татарстан гүзәле 2015" бәйгесе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

"Татарстан гүзәле 2015" бәйгесе

26 гыйнвар Казанда "Татарстан гүзәле 2015" бәйгесе үтте. Утыз намзәт ярышкан бәйгедә беренче урынны 18 яшьлек Казан кызы Виктория Романова алды.

Татарстанның иң чибәр кызын сайлау конкурсының финалы Пирамида күңел ачу үзәгендә тиешле вакыттан бер сәгатькә соңга калып барабан тамашасы белән башланып китте. Аннан сәхнәгә, республиканың төрле шәһәр һәм районарыннан сайлап алу турларын узган утыз чибәр күтәрелде.

Алар башта классик киемдә үзләре белән таныштырды, яшьләрен, исем-фамилияләрен, кайдан килүләрен, нәрсә яратуларын әйтте. Аннан соң бикини чыгышлар да күрсәтелде.

Шунысы игътибарны җәлеп итте, араларында татар исем-фамилиялеләр булса да аларның берсе дә таныштыруны татар телендә башкармады. Хәер, тамаша үзе дә тулысынча урыс телендә барды. Күрәсең, кызларга да бу хакта алдан искәртеп куелды.

Гүзәллек конкурсы кандидатларына төп сорау, Русиядә барган икътисади кризистан ничек чыгар идегез, дигән форматта яңгырады.

Сорауга җавапларны кызлар төрлесе төрлечә җаваплады. Кемдер бу сорауга җавапны сәясәтчеләр үзләре дә белми, кемдер исә кризистан котылырга дуслык булышыр диде, кемдер Путинга ышанырга чакырды.

Шулай ук Русиядәге икътисади кризисны чәк-чәк белән җиңәргә, илдә җитештерелгән автомобильләргә күчәргә киңәш итүчеләр дә булды. Ә бер кыз исә гади генә итеп, бу кризис мине кызыксындырмый дип җаваплады.

Бу сорау-җаваплардан соң жюри утыз кандидат кыз арасыннан ун кызны конкурсның икенче турына сайлап алды. Алар үз чиратында жюри биргән сорауларга җавап биргәндә кабаттан үз тапкырлыкларын күрсәтергә тырышты. Әмма күпчелек сораулар җавапсыз калды яисә быел Казанда нинди дөнья чемпионаты узачак дигән кебек сорауларга Олимпия уеннары дигән җавап бирүче дә табылды.

Конкурсның ун кандидат кызыннан бары тик берсе генә инглизчә азмы-күпме белә булып чыкты. Аның каравы араларында шигырь язучы, бәйләүчеләр булуы ачыкланды. Ә Саба кызы Зөлфия Шәрәфиева үз осталыгын татарча җыр башкарып күрсәтте. Бер куплетлык кына булса да яңгыраган әлеге татарча җыр, конкурс барышында ишетелгән бердәнбер татарча чыгыш булгандыр мөгаен. Шуны да әйтергә кирәк, Саба кызы бу таланты белән конкурсның мәгълүмати иганәчесе - "Татар Радиосы"ның махсус призын алды.

Төнге уникегә кадәр барган тамаша жюри әгъзаларының әлеге ун кыз арасыннан төрле номинацияләрдә быелгы чибәрләрне ачыклау белән тәмамланды.

2015нең "Казан гүзәле" исемен 19 яшьлек Камилла Җәләлиева алды. Татарстанның "Беренче вице чибәре" исеме Казан кызы Алисә Маненокка, "Икенче вице гүзәл" исеме Чаллыдан Гөлчәчәк Акбитовага эләкте.

Ә 2015 елда Татарстанның иң чибәр кызы исеменә 18 яшьлек Казан кызы Виктория Романова лаек дип табылды.

XS
SM
MD
LG