Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инглизчә-татарча яңа сүзлек чыкты


Яңа сүзлек Казан федераль университеты нәшриятында басылды
Яңа сүзлек Казан федераль университеты нәшриятында басылды

Авторы филология фәне белгече Гөлшат Сафиуллина сүзлек спорт чараларыннан соң Казанның татар башкаласы икәненә игътибарны юнәлтер дип ышана.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яңа инглизчә-татарча сүзлек чыкты. 10 мең сүзне үз эченә алган бу китап, нигездә, татар телендә белем биргән урта мәктәпләр, колледжларлар һәм югары уку йортлары студентлары, укытучылар, тәрҗемәчеләр һәм тел галимнәре өчен төзелгән. Әлегә сүзлек 100 данә итеп кенә басылып чыккан, уку йортлары китапханәләренә таратылган. Аны әзерләп чыгарган филология фәннәре кандидаты, Институтның герман филологиясе кафедрасы доценты Гөлшат Сафиуллина сүзлекнең китап киштәләрендә югалуын теләми. Азатлыкка ул сүзлекне әзерләү тарихы һәм аның киләчәген ничек күзаллавы турында сөйләде.

2004 елда Татарстан фәннәр академиясендә яшь галимнәргә беренче грантлар бирелә. Гөлшат Сафиуллина фәнни эшчәнлеккә хөкүмәттән акча алган беренче 20 яшь галимнең берсе була.

"Кемгәдер сүзлеккә 10 ел китүе озак дип тоелырга мөмкин. Әмма буш урыннан башланган эш бер принципка салынсын өчен вакыт кирәк булды. Соңыннан мохит әзер булырга тиеш иде. Казанда нәкъ соңгы 10 елда иң зур үзгәрешләр булды, кеше үзаңында инглизчәне туры татарчага тәрҗемә итеп була дигән ышаныч үсте, шунсыз булмый иде", дип сөйләде Гөлшат ханым Азатлыкка.

Гөлшат Сафиуллина сүзлекне буш урыннан ук башламаган. Бүген дә ул озак еллар ТАССР мәдәният министры, соңыннан Казанның Галимнәр йорты җитәкчесе һәм Сәлих Сәйдәш музее мөдире булган бабасы Ясыр Шәмсетдинов мирасын саклый. Үзе ул бу сүзлекне 60лап фильм сценарие, күп санлы тәрҗемәләр авторы булган бабасы башлаган эшнең дәвамы дип саный.

​Бердәм дәүләт имтиханын татарча биреп булмый башлаганнан бирле милли белем бирү нык кимеде. Казандагы филология институты галимнәре әлеге соңгы тәрәккыятькә карамастан татар телен инглиз теле белән бергә үстерү өчен яңа әсбаплар әзерләргә җыена. Гөлшат Сәфиуллина бу эшнең уңышлы җайга салынуы үзенең җитәкчесе Институт мөдире профессор Рәдиф Җамалетдиновның осталыгы нәтиҗәсе дип саный.

Телне ил белән саклау кирәк

Сүзлекне әзерләүдә катнашкан яшь галимә Ләйсән Шаяхмәтова бүгенге көндә Астанада ачылган Каюм Насыйри үзәгендә татар телен үзе эшләп чыгарган дәреслек нигезендә укыта. Киләчәктә аның татарча инглиз теленә өйрәтү дәреслеге чыгару планы бар. Гөлшат Сафиуллина 10 меңлек сүзлектә генә тукталмыйча 20 меңлек инглизчә-татарча сүзлек чыгарырга тели. Бу шулай ук сүзлек концепцияcен төзүгә катнашкан Германиянең Гиссен университетының тюркология профессоры Марк Кирхнерның да хыялы. Бөтен бу эшләр чит илләрдәге тюркология галимнәре белән хезмәттәшлектә алып барыла. Белешмәләрне Европа мөгалимнәре һәм аларның студентлары көтә. Сафиуллина сүзләренә караганда, зур сүзлек чыгарыр өчен тагын биш ел вакыт кирәк булырга мөмкин. Аңа кадәр галимә 2018 елга Дөнья футбол беренчелегенә спорт терминнары белән кесә сүзлеге әзерләп чыгарырга җыена.

Төрле ил галимнәре озак еллар дәвам иткән һәм авыр хезмәт белән ирешелгән фәнни нәтиҗәләрне һәм бәйләнешләрне сәяси сәбәпләр аркасында югалтырга теләми, ди Гөлшат Сафиуллина.

"Фән белән шөгыльләнгән кешеләр, бу фән лингвистика булса да – башка төрле кешеләр. Без үзебезнең хезмәтебез нәтиҗәсенә, аны гамәлгә ашыру юлларына һәм фактларга ышанабыз. Дөньяда көчле тюркология мәктәпләре бар, алар безне белә, безнең хезмәтләрне көтә. Төрле илләрдәге коллегалар белән очрашканда, киресенчә, киеренкелекне йомшартырга тырышабыз. Спорт чаралары Татарстанга игътибарны җәлеп итте, шул игътибарны татар теле үсешенә кулланып була", ди галимә.

Тикшеренүләрне гамәлгә ашыру дигәннән, Гөлшат Сафиуллина тел белгечләре һәм сүзлекне кулланучылардан реакция көтә. Аның өстәмә данәләрен чыгару өчен дә ярдәм кирәк булачак. Cүзлекне үз мәктәпләре өчен бастырырга теләүчеләр бу хакта Гөлшат Сафиуллинага englishtatardictionary@mail.ru адресына яза ала.

XS
SM
MD
LG