Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тәбриз мәдәнияте атналыгы узачак


Тәбриз күренеше
Тәбриз күренеше

Киләсе атна Казанда Иран ислам республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башкаласы булган Тәбриз шәһәре үз мәдәниятен тәкъдим итәчәк. Чара 2 февраль көнне Тәбризнең сәнгать осталары концерты белән ачыла. Ике көн дәвамында Көнчыгыш Азәрбайҗан төбәгенең халык сәнгате һөнәрләре һәм төбәкнең туристик мөмкинлекләрен күрсәткән күргәзмә эшләячәк. “Тәбриз мәдәнияте атналыгын” иранлы сәнгать осталары чыгышы йомгаклаячак.

Тәбриз шәһәре хакимияте һәм Татарстан республикасы хөкүмәте тарафыннан оештырылган бу чара Ирандагы ислам инкыйлабы истәлекле датасына багышлап уздырыла.

Тәбриз шәһәре мәдәнияте атналыгының нәкъ менә Казанда узуы очраклы түгел. 2009 елда бу калаларның башлыклары ике шәһәр арасында туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштыру турында меморандумга кул куйган иде. Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин әйтүенчә, бу ике төбәк арасындагы җылы мөнәсәбәтләр күптәннән килә. 2002 елда ук шәһәрләр үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән.

Тәбриз шәһәр башлыгы Алириза Новин бу ике каланың тагын бер уртак ягын – икесенең дә меңәр еллык мәдәни мирасны саклаучылар булуын әйтә. "2005 елда сез меңеллыкны билгеләп үттегез. Ә 2004 елда без Тәбризнең өч мең еллыгын уздырдык”, - ди ул.

Тәбриздә 20 меңгә якын тарихи истәлек сакланган, шуларның бишесе ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Билгеле булганча, бу исемлектә Казан Кирмәне һәм Болгар бар.

XS
SM
MD
LG