Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәдрәсәсендә дөньяви белем дә бирәләр


Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәсе
Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәсе

Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәсендә шушы елдан дин сабакларыннан тыш дөньяви белемнәр дә бирә башладылар. Биредә гадәти урта мәктәптәге дәресләр дә керә, шулай ук һөнәр алу мөмкинлеге бирелә.

Танылган дин белгече Илдар Малахов җитәкләгән бу мәдрәсә егерме ел эшләп килә инде. Анда йөзләрчә шәкертләр белем алып чыкты һәм республиканың төрле районнары, шәһәрләренә имамнар, мөгаллимнәр булып кайтты. Шәкертләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар. Мәктәпләрнең 9нчы сыйныфын тәмамлап килүчеләр дә байтак. Биредә ел саен Коръән укучыларның бәйгеләре дә оештырыла. Нигездә балалар һәм яшүсмерләр катнашучы ул ярышмаларда Коръәнне төрле күләмдә яттан сөйләү шарты куела. Җиңүчеләргә иң зур бүләкләр – компьютерлар, планшетлар һәм башка техник җайланмалар.

Соңгы ике елда мәдрәсә укыту программасын Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты белән берлектә төзи һәм шәкертләргә белемне югары уку йорты мөгаллимнәре дә бирә. Быелгы уку елыннан тагын бер яңалык керттеләр. Биредә хәзер шәкертләргә компьютер серләрен төпле өйрәтү башланды. Программа тәэмин ителеше юнәлешендә белем алучы шәкертләр киләчәктә интернет челтәрендә үзләре сәхифәләр ачу һәм башка катлаулы эшләрне башкара алачак.

Илгиз Хәкимов
Илгиз Хәкимов

Мәдрәсә мөгаллиме һәм шәкертләр белән эшләү өчен җаваплы имам Илгиз Хәкимов әйтүенчә, авыл җирләренә кайтучы имамнар киләчәктә хәтта дәүләт урта мәктәпләрендә укучыларга да компьютер нигезләрен өйрәтә алачак. Шулай итеп яшь имамнар үз тормышларын дини гамәлләр белән чикләмичә дөньяви эшләр белән дә мәшгуль була һәм матди яктан үз-үзләрен тәэмин итү мөмкинлеген дә ала.

Әлегә шушы программа буенча укуга 10 шәкерт кабул ителгән. Укучылар сайлау әле дә дәвам итә. Исәпләре – һәр елны 30 кешегә кадәр кабул итү. Шәкертләр арасында Башкортстаннан тыш, Урта Азия республикаларыннан килүчеләр дә бар. Киләчәктә Башкортстанның үзенннән күбрәк яшьләрне сайлап алу максаты куела. “Без үз республикабызның мәнфәгатләрен кайгыртуга күбрәк игътибар итергә тиешбез”, - ди Илгиз хәзрәт.

Илшат Хаҗиев
Илшат Хаҗиев

Башкортстанның Әлшәй районы Кармыш авыллынан килгән Илшат Хаҗиев та биредә беренче елын белем ала. Ул үз авылларындагы мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлап килгән. Күгәрчен районының Исем авылыннан килгән Арслан Вәлиев та шулай ук 9нчы сыйныфтан соң бирегә килергә булган. Ике егетнең дә гаиләләрендә дин әһелләре юк, шулай да балаларының дин юлыннан китүенә каршы килмәгәннәр, киресенчә, хуплаганнар гына. Мәдрәсәдә уку биш елга исәпләнгән. Аннан соң кемдер укуын Ислам университетында дәвам итәчәк, бәгъзе берәүләре туган якларына кайтып имам, мөгаллим була.

XS
SM
MD
LG