Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда сөяктән сыннар ясау остаханәсе ачылды


Минсәлим Тимергазиевның "Шүрәле һәм Былтыр" эше
Минсәлим Тимергазиевның "Шүрәле һәм Былтыр" эше

Дөньякүләм танылу алган сөяктән сыннар ясау остасы Минсәлим Тимергазиев үзенең яңа гына төзекләндерелгән "Минсәлим" йортында 65 яшьлек юбилеен каршы алды.

Минсәлим Тимергазиев исеме күптән инде Русия чиген үтеп чыккан, аның чит илләрдәге күргәзмәләрдә, музейларда, шәхси коллекцияләрдәге эшләренә сокланып, үзен Тубыл каласына да эзләп киләләр. Кешенә үзенә тартып тора торган көч, тылсым бар бу иҗади күңелле затта. Фәлсәфәче, легендалар сөйләүче, һәр сорауга җавап табучы бу искитмәле шәхес Ялутор районының Кактамак авылында дөньяга килә. Тик ачы язмыш җилләре аның тормышын Тубыл балалар йорты белән бәйли. Хәзер менә үзе үскән йортны яңадан торгызып остаханәгә әйләндерә.

"Минсәлим" йорты
"Минсәлим" йорты

“Остаханә бик истәлекле урында урнашкан икән, - дип сөйләде бу бинада экскурсиядә булган “Хөрмәтләнү” хәйрия фондын оештыручы Зөлфия Алишева. – Бу урындагы ятимнәр йортында Минсәлим Тимергазеев балачагын үткәргән, соңыннанрак шунда үзенең эшен ачкан. Тубыл кирмәненә дә якын, туристларга уңайлы. Бина бик матур итеп бизәлгән. Останың аның проектына бар күңелен салганы күренеп тора. Мин бу шәхес белән күптән таныш, аның ачык йөзле, игътибарлы, үзенә таләпчән булуы ошый”.

Себергә багышланган эше
Себергә багышланган эше

Оста Тубыл сөяк белән эшләү фабрикасының сәнгать студиясендә укый. Яшьтән үк шунда эшли дә башлый. Баш рәссам дәрәҗәсенә кадәр җитә, аннары балалар сәнгать мәктәбенә күчә. Ә инде тормыш җилләре башка төрле исә башлагач, 1991 елда үзенең “Минсәлим” артелен булдыра. Ул гомере буе Себеренә дан җырлый. Аның эшләрендә төньякта яшәүчеләр тормышы, гореф-гадәтләре, милләтенең тарихы белән горурлану, хайваннарга мәдхия һәм башкалар чагыла. Аның уй-кичерешләре гел табигать белән бәйле.

“Цивилизация дип мин урманда сакланган беренчел халәтне атыйм. Анда кешеләр өчен лаеклырак дөнья, беркая ашыгасы юк, үз җаена бара. Бервакыт учак янында утырганда бер карт әйткән иде: “Миңа синең ашыкмавың шулкадәр ошый”. “Ә кая ашыгырга?” “Барлык шәһәрдә яшәүчеләр: таракан, күсе һәм кеше туктаусыз уңайлылыкка омтылалар. Һәм шуннан үзләре дә интегәләр”. Һәрвакыт бу сүзләрнең дөреслегенә инанам”. Минсәлим Тимергазиев иҗат иткәндә менә шул беренчел матурлыгын югалтмаган дөньяда “яши”, “оча”, “урманда йөри”.

Минсәлим Тимергазиев иҗатын яратучылар арасында
Минсәлим Тимергазиев иҗатын яратучылар арасында

- Элек фабрикада бер төрле генә әйбер ясарга туры килде, аңа шул кадәр кул ияләшеп бетә. Ләкин кайберәүләргә бу ошамый. Алар аерым артельләргә оештылар. Мин дә хатыным белән хәзер аерым эшлим. Ярдәм кирәк вакытта дусларча фабрикада эшли алмаучыларны үз яныбызга алабыз. Менә хәзер ике сукыр-телсез эшче булыша. Килә алган вакытларында эшләрен башкаралар. Соңгы вакытта сөяктән сыннар ясау эше файда китерә башлады. Шуңа да яшьләр дә тартыла.

Тагын минем өчен шунысы шәп хәзер: “Минсәлим” бренды төрле яктан булыша: сыннарны сатуда да, сөяк табуда да...

Оста ясаган сыннар
Оста ясаган сыннар

Илдә өч кенә җирдә - Холмогор, Чукотка һәм Тубылда гына сөяктән сыннар ясарга өйрәтү мәктәпләре бар. Соңгы елларда Салехардка да сөяк осталары җыела башлады. Тик аларда әле башлангыч чор гына. Мин гел җирле белдерүләрдә рус, татар һәм инглиз телләрендә: “Тубыл – осталар шәһәре” дип язарга дигән тәкъдим белән чыгам. Бервакыт барыбер шулай булачак әле ул.

Хәзер музей турындагы хыялымны тормышка ашырырга йөрим. Электән җыйган төрле илләрдән китерелгән сөякләр, сөяктән ясалган кызыклы экспонатлар (мәсәлән, музыка һәм медицина кораллары) бар.

Аннары сыннар ясаганда да кызыклы вакыйгаларга очрыйсың. Бервакыт берәү, Германиягә китеп барам, бүләк кирәк, ди. Үзең ясап бир, нинди итеп ясарга, дим. Инде ясаган иҗат җимешен сын рәвешендә күргәч, шулкадәр шатланды!

Кунаклар белән әңгәмә вакытында
Кунаклар белән әңгәмә вакытында

Бервакыт күргәзмәдә берәү сынның кыйммәтлелегенә исе китеп карап тора. Мин аңа бәяне оста куйганлыгын аңлатам һәм аның белән бәйле хикәяне сөйләп күрсәтәм. Оста бу шакмакның бер ягына ясалган йөзне төшендә күргән һәм ул ничә тапкыр сөякне атса да, шакмакның гел шул йөз ясалган ягы аңа таба карап кала. Һәм шунда могҗиза булды: сатып алучы да ул шакмакны атып карады – йөз аңа карап тора. Нәтиҗәдә ул берсүзсез оста куйган бәягә аны сатып алды, тик инде гади бер сөяктән ясалган шакмакны түгел, ә легендалы кыйммәтле истәлекне.

Эш барышында илһамлана, ял итә белә торган оста хикәяче Минсәлим Тимергазиев тормыш юлдашын да төшендә күрә. Хәзер үзенең эшен дәвам итәрлек өч малае үсеп җиткән. Алар бергәләшеп әтиләренең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәләр. Бүген “Минсәлим” йортында төрле остаханәләр, гел темасы алышынып торган күргәзмәләр залы, Сөяк тарихы музее, махсуслаштырылган китапханә, конференц-зал, кафе, сату бүлеге һәм башка хезмәтләр өчен бүлмәләр урын алган. Әле киләчәктә үзләренең полиграфия үзәген булдыру турында да уйлыйлар.

Төмән федераль Сабантуенда. Мирсәлим Тимергазиев (с) һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Төмән федераль Сабантуенда. Мирсәлим Тимергазиев (с) һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Шулай үз брендын булдырырга өлгергән Минсәлим Тимергазиев 28 январьда билгеләп үткән 65 яшенә күркәм бүләк әзерләгән. Бу үзе өчен генә түгел, ә исәпсез туристлар, аның иҗатын яратучылар өчен дә чиксез шатлык. Тубыл Кирмәненең янында гына урнашкан могҗиза утравында беренче көннән үк экскурсияләр туктамый. Ә бер Франциядән килгән турист әйтмешли, останың ишеге дә, күңеле дә, йөрәге дә һәрвакыт ачык.

XS
SM
MD
LG