Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда 183 кеше үлемгә хөкем ителде


Мисырда «Мөселман кардәшләре» төркеменең 183 тарафдары үлемгә хөкем ителде. Каһирәдәге мәхкәмә аларны 2013 елның августында Кардаса шәһәрендә бәрлешләрдә 16 полиция хезмәткәрен үтерүдә гаепле дип тапты.

Мисыр хөкүмәте илдә тыелган «Мөселман кардәшләре» хәрәкәте вәкилләренә карата рәхимсез репрессияләр алып бара. Алар 2013 елның җәендә исламчы президент Мөхәммәт Мурсиның вазифасыннан читләштерелүенә каршы протест чаралары уздырган иде. Шуннан соң меңнәрчә кеше кулга алынды һәм аларга карата хәзер мәхкәмәләр бара. Күпләрне бик кырыс хөкем карарлары чыгарыла, шул исәптән үлемгә хөкем ителүчеләр дә бар.

Хокук яклаучылар моны кеше хокукларын бозу дин саный. АКШ һәм башка Көнбатыш илләр Мисырдагы сәяси ирекләрне киңәйтергә чакырды.

XS
SM
MD
LG