Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста cоңгы көнге атышларда һәлак булучылар бар


Донбасста сишәмбегә каршы төндә атышлар дәвам итте. Тыныч халык арасында корбаннар бар.

Сепаратистлар Лугански өлкәсендә украин хәрбиләренә даими ут ачкан. Украина көнчыгышындагы хөкүмәт көчләренең махсус операция штабы хәбәр итүенчә, "Град" коралы һәм артиллериядән Верхняя Ольховка, Артём, Счастье, Крымское, Трёхизбенка авыллары утка тотылган.

Новотошковка авылында ике хатын-кыз һәлак булган. Украина хәрбиләре белдерүенчә, сепаратистлар җавап ут ачу булмасын өчен үз коралларын шәһәрләрдә һәм авылларда урнаштыра.

Лугански станицасында узган төндә сугыш нәтиҗәсендә, сепаратистлар чигенергә мәҗбүр булган дип белдерә Украина көнчыгышындагы хәрби чара матбугат үзәге.

XS
SM
MD
LG