Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Олимпия җылыткычы" Казанга да куелды


Казанда "Олимпия үзгәрешләре” автоматы урнаштырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Казанда "Олимпия үзгәрешләре” автоматы урнаштырылды

3 февраль Казанның Бауман урамында “Олимпия үзгәрешләре” русиякүләм проекты кысаларында махсус җиһаз урнаштырылды. Анда теләгән һәркем ярты минут йөгереп алып, җылысын илнең башка шәһәрләренә тапшыра ала. Тантанада Татарстан түрәләре һәм спорт осталары катнашты.

Русиядә 2013 елның ноябрендә башланган “Олимпия үзгәрешләре” проекты быел Татарстан башкаласына да килеп җитте.

“Бу проект шәһәрләрнең рухын берләштерә, Олимпия хәрәкәтен киңәйтә. Татарстан яшәсен, спорт яшәсен!” диде ачылышта республиканың элекке спорт министры Марат Бариев. Бүген ул Русия Олимпия комитетының баш сәркатибе, Татарстан Олимпия шурасы рәисе.

“Бу Русия шәһәрләренә таралган Олимпия комитетының яңа программасы. Әлеге эшләр Олимпия хәрәкәтен, Олимпия чемпионнарын популярлаштыруга юнәлгән. Идеяның максаты – Русиянең спортлы шәһәрләрен, спортны, Олимпия хәрәкәтен яратучыларны берләштерү. Ярты минутлык, 30 секундлык хәрәкәт-йөгерү дә башка шәһәрләр белән берләшер өчен сәбәп була ала. Шул ук вакытта бер-берегезгә җибәргән җылылыкны да тоя аласыз”, ди Бариев.

“Олимпия үзгәрешләре” автоматын ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин, дөньякүләм билгеле Татарстан спортчылары – Наилә Гыйләҗева, Ирек Зиннуров, Анастасия Колесникова, Василий Мосин, Сергей Деминнар бар иде.

Әлеге спортоматта башка шәһәрләргә җылылык җибәрү өчен махсус тактада 30 секунд йөгерергә кирәк. Йөгереп җылынасың һәм аппараттагы җылыткыч та кабына. Экранда күрсәтелгән шәһәрләрнең берсен сайлап, төймәгә басып күңел җылысын шул тарафка җибәрәсең. Мәскәү, Петербур, Самар, Уфа шәһәрләре 29 гыйнвардан бер-берсен җылыта башлаган инде. Хәзер “Олимпия үзгәрешләре” проектына Казан, Омски, Ростов, Томски, Новосибирски, Екатеринбур да өстәлгән.

Проектта катнашучыларны һәм җылылык тапшыру аппаратлары булган шәһәрләрне рәсми сайтта да күрергә була.

XS
SM
MD
LG