Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Татарстанда президент атамасын 2016 елга кадәр калдыруга рөхсәт биргән канунны имзалады


Русия президенты Владимир Путин Русия субъектлары җитәкчеләренә 2016 елның 1 гыйнварына кадәр президент дип йөртелергә рөхсәт биргән канунны имзалады. Шуңа кадәр төбәк Конституциясен Русия Конституциясенә тәңгәлләштерү тиешле.

“Вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәләре булган Русия субъектлары 2016 елның 1 гыйнварына кадәр, ягъни башка субъектлардан бер ел соңрак төбәктәге иң югары җитәкче исеме өлкәсендә конституция (устав)ларга үзгәрешләр кертә ала. Аңа кадәр Русия субъектлары элекке атаманы калдырырга хокуклы”, диелә Русия президенты сәхифәсендә.

Билгеле булганча, Русия кануны нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварына илдә бер генә президент калырга тиеш иде, әмма вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәгә сылтап, Татарстан әлегә президент атамасын саклап кала алды.

XS
SM
MD
LG