Accessibility links

Дүрт илнең җитәкчесе Украина мәсьәләсендә 11 февраль Минскида очрашырга килеште


Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия президенты Владимир Путин һәм Франция президенты Франсуа Олланд Мәскәүдә очраша. 6 февраль 2015
Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия президенты Владимир Путин һәм Франция президенты Франсуа Олланд Мәскәүдә очраша. 6 февраль 2015

Украина, Русия, Германия һәм Франция җитәкчеләре Украина низагын тикшерү өчен 11 февраль чәршәмбе көнне Минскида очрашырга килеште.

Бу хакта Германия вәкиле Штеффен Зайберт якшәмбедә Петр Порошенко, Владимир Путин, Ангела Меркель һәм Франсуа Олланд арасында узган телефон сөйләшүләреннән соң хәбәр итте.

Зайберт сүзләренчә, Минскига кадәр һәр тарафның вәкилләре Берлинда очрашып киңшмәләр үткәрәчәк.

Украина президентының матбугат хезмәте әлеге килешүләрне раслады.

Русия президенты Владимир Путин исә Мински очрашуы “берничә позиция килештерелгән очракта” узачак дип белдерде. Бу сүзләрен ул якшәмбе Сочида Беларус президетны Александр Лукашенка белән очрашу вакытында әйтте.

Лукашенка Мински очрашуын югары дәрәҗәдә оештырырга вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG