Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мөфтияте мәчетләрдә урлауларга каршы уяу булырга чакырды


Кырымдагы Тамгъач авылындагы мәчет
Кырымдагы Тамгъач авылындагы мәчет

Кырым мөселманнары диния идарәсе мөселманнарны мәчетләрдә, бигрәк тә сак булмаганнарында, уяу булырга чакырды. Идарә соңгы көннәрдә Кырымдагы өч мәчеттә урлаулар булганнан соң әлеге белдерүне үзенең сайтына урнаштырды.

Идарә мәчеттә кыйммәтле әйберләрне, бигрәк тә җомга намазыннан соң сәдака акчаларын калдырмаска куша. Кирәк булган очракта видеокүзәтү җиһазлары урнаштыруны хуп күрә.

"Элегрәк тә мәчетләрдән урлау очраклары булгалады. Караклар тотылды һәм җавапка тартылды, күп очракта алар наркотик кулланучылар, йә булмаса төрмәдән чыкканнар иде", дип белдерә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

10 февральгә каршы төндә Акмәчет районындагы Мамак авылының (хәзерге атамасы Строгоновка) "Ешил Җәмигъ" мәчетеннән һәм Ислям-Терек (Киров) районындагы Тамгъач (Изюмовка) авылының "Къара-Гоз" мәчетенә, 9 февраль кичендә Курман районының (Красногвардейски) Буюк-Онлар (Октябрьское) авылындагы мәчеткә билгесез кешеләр кереп, сейфны ватып, аннан акчаларны алып чыгып китә.

XS
SM
MD
LG